Бионоватик компанияләр төркеменең биопрепаратлары органик авыл хуҗалыгында файдалану өчен рәсми рәвештә хупланды

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан аграрийлары хәзер органик продукция үстергәндә Бионоватик компаниясенең үсемлекләрне яклауның биологик чараларын, ашламалар һәм үсеш регуляторын куллана алалар. алар авыл хуҗалыгында куллану өчен хупланды.     

Organic Standard – Украинада сертификацияләнгән абруйлы органнарның берсе, Европа органик сертификацияләнгән органнары Советы әгъзасы документаль раслама тапшырды. Әлеге компания шулай ук Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Молдавия һәм Россия территорияләрендә дә эшли. 

Сертификатлар өч төркемгә керә торган 7 биопрепаратка бер елга бирелде.  

I төркем – үсемлекләрне яколау чаралары:

- биоинсектицид (йомыркаларга һәм барлык төр күбәләк кортларына (гусеницаларга) каршы);

- биофунгициды (гөмбәчекләргә һәм бактериаль авыруларга каршы).

II төркем – микробиологик ашламалар:

- авыл хуҗалыгы культураларының азот белән туклануын яхшырта торган препарат. Аның бактерияләре атмосфера азотын тотып калырга һәм үсемлекләр өчен файдалы итәргә сәләтле;

- фосфор һәм калийны баета торган препарат. Бактерияләр фосфор һәм калийны үсемлекләр өчен файдалы итә торган органик кислоталар бүлеп чыгара. 

Биоашламаларны куллану авыл хуҗалыгы культураларының тамырын ныгыта, үсемлекләрне үстерә, уңышны арттыра, шулай ук туфрак структурасын һәм уңдырышлылыгын арттыра.  

III төркем – үсеш регуляторы. Аны куллану орлыкларга көч бирә, аларның чыгышын яхшырта, үсемлекләрнең тамыр системасын ныгыта, шулай ук аларның гөмбәчек, бактериаль һәм вирус авыруларына каршы  торучанлыгын арттыра. Моннан тыш, әлеге препарат авыл хуҗалыгы культураларының тискәре һава шартларына: корылыкка, эссегә, салкынга чыдамлыгын арттыра.    

Бионоватик компанияләре төркеме препаратлары Органик җитештерү һәм эшкәртү буенча сертификацияләүнең Халыкара Аккредитацияләнгән Органнары Стандарты нигезендә Европа Берлеге Регламентларына эквивалентлы рәвештә 834/2007 һәм 889/2008 номерлары белән сертификацияләнгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елның 1 гыйнварыннан  органик продукция турында законның гамәлгә керүен искәртә.   

Белешмә өчен:

Bionovatic (Бионоватик) Компанияләр төркеме – авыл хуҗалыгы үсемлекләрен яклауның заманча макро- һәм микробиологик препаратларын эшләүдә, җитештерүдә һәм гамәлгә кертүдә махсуслашкан Россия предприятиесе.  

Компаниянең югары технологияле продуктлары һәм системалы карарлары заказчылар кертемнәрен мөмкин кадәр күбрәк табышлы итәргә мөмкинлек бирәләр, әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга зур өлеш кертәләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International