Марат Җәббаров «РФҮнең Казан фәнни үзәге» Федераль тикшеренү үзәге белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итү перспективаларын өйрәнде

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

19 майда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров “РФА Казан фәнни үзәге” Федераль тикшеренү үзәгендә булды. Министр тикшеренү үзәгенең фәнни эшчәнлек юнәлешләре белән танышты, биология, авыл хуҗалыгы һәм химия өлкәсендә махсуслашкан лабораторияләрне карады, галимнәр һәм белгечләр белән очрашты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге арасында алга таба хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 09.04.2010 ел, № 220 карарын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елда барлыкка килгән үсемлекләрдә  йогышлы авырулар лабораториясендә министрга ел саен уҗымнар сортлары уңышын шактый киметүгә китерә торган “кар күгәреге” кебек авыруның сәбәпләрен өйрәнү буенча эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Молекуляр биология һәм классик селекция ысулларын да  кертеп, әлеге проблеманы хәл итүдәге  төрле алымнар күрсәтелде. Гликобиология лабораториясендә сүз үсемлек углеводлары һәм файдалы азык-төлек продуктлары булдыру максатында яңадан торгызыла торган табигый чималны куллану һәм аны тирәнтен эшкәртү перспективалары турында барды. Моннан тыш, Марат Җәббаровка үсемлекләрнең яңа сортларын булдырганда “омикс” технологияләренең эксперименталь мөмкинлекләре тәкъдим ителде.

Үзәкнең кайбер химик лабораторияләрендә үсемлекләрне яклауның перспективалы чараларын, ветеринария препаратларын, терлекчелек комплексы өчен азык өстәмәләрен алу мәсьәләләре, шулай ук пестицидларның агулыгын киметү һәм аларны максатчан кайтару чараларын булдыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Уникаль фәнни җайланмалардан күмәк файдалану үзәгендә министрга яңа химик матдәләр структурасын анализлау һәм өйрәнүнең заманча ысуллары, шулай ук прибор паркын яңарту программасы турында сөйләделәр.

Россия фәнни фондының Инфраструктураны комплекслы үстерү буенча мегапроекты кысаларында РФАнең КазФҮ федераль тикшеренү үзәгендә төзелгән Нейрохимия һәм фармакология үзәгендә Министрлык вәкилләре 3 һәм 4 класслы куркынычлылык дәрәҗәсенддәге патогеннар штаммнары белән эшләүгә лицензиясе булган виварий һәм микробиологик лабораторияне карадылар.

Визит йомгаклары  буенча Марат Җәббаров Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге ФТҮ директоры, академик Олег Синяшин белән очрашты, очрашуда хезмәттәшлек юнәлешләре буенча фикер алыштылар, шулай ук фәнни хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәлләр" уздыру һәм Татарстан Республикасының профильле югары уку йортлары - Аграр университет һәм Ветеринария академиясе белән берлектә республиканың агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләрен карадылар.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International