Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «М-7 Биектау» агросәнәгать индустрия паркын төзү проекты буенча фикер алыштылар

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «М-7 Биектау» агросәнәгать индустрия паркын төзү проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.  

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлыкның (Росимущество) Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә  Төбәкара территория идарәсе (МТУ) җитәкчесе Альберт Хәйретдинов, «Турыдан-туры инвестицияләр фонды» идарәче партнеры Руслан Хәлилов, «М-7» индустрия паркы директоры һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Руслан Хәлилов фондның авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча мәйданчык була торган «М-7 Биектау» агросәнәгать индустрия паркы проектын гамәлгә ашыру нияте турында хәбәр итте, биредә  Татарстан Республикасы территориясендә җитештерелгән чималдан кулланучылар өчен азык-төлек продуктлары әзерләнәчәк, моңа 25 млрд сумнан артык инвестицияләр җәлеп итү һәм 2500 эш урыны булдыру күздә тотыла.  

Бу максатлар өчен федераль милектәге 100 га мәйданлы буш җир кишәрлеген әйләнешкә кертү күздә тотыла. 

Проектны ел дәвамында Татарстан Республикасы Инвестицияне үстерү агентлыгы алып бара.

Яклар төзелеш өчен җирне рәсмиләштерү мәсьәләләре, электр челтәрләренә тоташтыруның техник мөмкинлекләре, федераль трассаның үтемлелеге һәм эш турындагы башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, әлеге проект республика өчен җитди стратегик әһәмияткә ия булачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International