Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре киләсе елдан «Агропрогресс» грантына дәгъва итә алачаклар. Аның суммасы 30 млн. сумга кадәр булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Кукмара районын «Фермерлар үзәне» дип атыйлар. Нәкъ менә биредә гаилә терлекчелек фермаларын төзү буенча республика программасының мөһимлеген беренчеләрдән булып аңладылар, фермерларга банк кредитлары өчен залог итеп муниципаль милек бүлеп бирү эшен оештырдылар, шулай ук кече хуҗалыкларга оештыру, матди һәм мораль яктан ярдәм күрсәттеләр. Район фермерлары район хакимияте һәм җирле үзидарә органнары ярдәме белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының гаилә фермалары төзү һәм «Яңа эш башлаучы фермер» программалары буенча грантлар алу конкурсларында актив катнашалар һәм җиңәләр.
Быел Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән республика Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл халкына яшелчә культуралары орлыкларын сату программасына 10 млн.сум акча бүлеп бирү турында карар кабул иткән иде.
Бүген Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Зеленодольск районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Товарларны һәм продуктларны Аксубай, Әлки, Алексеевск, Әтнә, Чүпрәле, Мамадыш, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Саба һәм Тәтеш районнарыннан, шулай ук АПК предприятиеләреннән авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алып килделәр. Ярминкә мәйданчыкларына авыл халкы гына түгел, шәһәр халкы да яратып өлгергән автолавкалар килде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы казанлыларны һәм шәһәр кунакларын 11-13 сентябрь көннәрендә Игенчеләр сарае янындагы Кремль яр буенда узачак «Көз буяулары» уңыш фестиваленә чакыра.
Түбән Кама районы аграрийлары бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр. Урып-җыюга 17 июльдә керешкәннәр иде. 22,8 мең га мәйданда алар 80980 тонна ашлык җыеп алдылар. Район буенча бер гектардан уртача уңыш 35,5 центнер тәшкил итте, шул исәптән язгы бодай – 23,5 ц/га.
Шимбә көнне, 12 сентябрьдә, иртәнге сәгать 6дан Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча традицион ярминкәләр эшли башлаячак. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә, гадәттәгечә, шәһәр халкы бик теләп йөри, бигрәк тә, өлкән буын кешеләр, һәм алар зур социаль әһәмияткә ия.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирүгә авыл хуҗалыгы кооперативларын сайлап алу буенча өстәмә конкурс башлану турында игълан итә.
10 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, аның урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельев, «Рацин» АҖ генераль директоры Денис Самодуров һәм Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев «Аммоний» АҖенә эш сәфәре белән килделәр.