Рөстәм Миңнеханов җитәкче булу өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында сөйләде

2020 елның 30 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт аграр университетында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде. Бүген югары уку йортының бер бүлекчәсе - Механикалаштыру һәм техник сервис институты -70 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов та, Марат Җәббаров та аграр университетны тәмамлаганнар. 1978 елда Рөстәм Миңнеханов, нәкъ менә шул Механикалаштыру һәм техник сервис институтын «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча тәмамлап, «Инженер-механик» квалификациясен алып чыга.

70 ел эчендә Институт агросәнәгать комплексы өчен 15 меңнән артык инженер әзерләп чыгарган. Хәзерге вакытта биредә 1,5 меңгә якын студент белем ала. Аларга 52 мөгаллим белем бирә, шуларның 9ы – профессор һәм фәннәр докторы. Илдә һәм чит илләрдә лаеклы урын тапкан фәнни мәктәпләр булдырылды һәм алар актив эшли.

Визит барышында Рөстәм Миңнеханов Укыту-демонстрация үзәген карады. Казан аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев сөйләвенчә, Үзәктә АПК тармагы өчен инженер кадрларын әзерләү, аларны яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү эшләре алып барыла. Белем бирү процессы авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү һәм сервис хезмәте күрсәтү буенча махсуслашкан партнер-предприятиеләр белән тыгыз бәйләнештә тора.

Татарстан Республикасы Президенты институтның укыту-лаборатория корпусында белем бирү процессын оештыру белән җентекләбрәк танышты. Бүгенге көндә укыту 63 махсуслаштырылган лабораториядә һәм классларда алып барыла. Аудиторияләрнең берсендә Татарстан Президенты үзенең укытучысы Фәрит Габделхәй улы Шәфигуллин белән очрашты. Ул бүген дә әле югары уку йортында укыта.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов институт студентлары белән аралашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты студент чагында Волгоградта трактор заводында җитештерү практикасын ничек узганын искә төшерде. “Без двигательләрне ремонтлау цехында практика уздык. Минем мондый тәҗрибәм бар, - дип сөйләде ул. - Сез бик кирәкле белгечлекне сайлагансыз. Яхшы инженерлар һәрвакыт кирәк булды һәм кирәк булачак та. Сезнең алган белемнәрегез тармакның конкурентлыгын тәэмин итәчәк”.

Тантаналы чара барышында Рөстәм Миңнеханов Механикалаштыру һәм техник сервис институты хезмәткәрләрен һәм ветераннарын юбилей көне белән котлады. “Бүген институт барлык заманча таләпләргә тулысынча җавап бирә. Партнерлар белән эш алып барыла, студентларны укыту гына түгел, ә квалификация күтәрү буенча да эшләр оештырылган. Бу мәктәпне узган инженер кадрлары бөтен илдә, төрле өлкәләрдә эшли. Без институтыбыз белән горурлана алабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Казан аграр университеты муниципалитетлар өчен менә дигән кадрлар әзерләү урыны булып тора, шул ук вакытта авыл хуҗалыгы өлкәсендә генә дә түгел. "Аграр университетны һәм безнең институтны тәмамлаучылар, аерым алганда, республика үсешенә зур өлеш кертәләр", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды, югары уку йортының кайбер хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының мактаулы исемнәре бирелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International