Татарстаннан «СластЕла» «Вкусы России» конкурсына тәкъдим ителә

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «СластЕла» брендын ("Алабуга азык-төлек комбинаты" ЯАҖ) «Вкусы России» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына тәкъдим итте.

«Авыз ит, яратасың» номинациясендә «СластЕла» төбәк бренды тәмле «Птичка Елабужская» конфетын, икенче сортлы бодай оны һәм көрпәле арыш оны катнашмасыннан пешерелгән авыл икмәген тәкъдим итәчәк. Ипи пешерелгән ондагы күзәнәкләр югары дәрәҗәдә булу сәбәпле анда кешегә кирәкле барлык туклыклы матдәләр саклана. Монда аксым, углевод, В төркеме витаминнары, минераль кушылмалар бар. Минераль матдәләр арасында түбәндәгеләрне билгеләп үтәргә кирәк:тимер, йод, марганец, хром, молибден, ванадий, кобальт, хлор, калий, магний, цинк, бакыр, селен, фтор, бор, кремний, күкерт, фосфор, натрий һәм кальций. Шулай ук конкурста кваслы Алабуга эчемлеге, эчендә җиләк-җимеш, өске яктан шоколад агызып бизәлгән Алабуга һәм Казан прәннекләре - басма прәннекнең «прәннек тактасы» ярдәмендә әзерләнә торган төбәк төрләренең берсе - тәкъдим ителәчәк. Ә эксклюзив фирма төргәгендә продукция күркәм сувенир булачак, аны Алабуга истәлеге итеп үзең белән алып китәргә мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «СластЕла» фирма сәүдә маркалары булган продукция заманча бизәкле төргәкләрендә сатыла, аңа ихтыяҗ зур һәм Татарстанның барлык шәһәрләрендә, шулай ук аннан читтә:Башкортстан, Удмуртия республикаларында, Свердловск, Оренбург, Чиләбе өлкәләрендә, Пермь краенда сатыла.

«Алабуга прянигы», «Чәк-чәк» кебек сувенир продукция Алабуга тарихи музееның сувенир бүлегендә тәкъдим ителә.

«Вкусы России» төбәк азык-төлек брендларының беренче илкүләм конкурсында катнашу өчен илнең 60 төбәгеннән 290нан артык гариза кергән. Субъектлар тарафыннан күптән инде территорияләрнең гастрономик «визит карточкалары» булып тора торган яки әле күпләп кулланучыга таныш булмаган, әмма үсеш куәтенә ия иң кызыклы һәм перспективалы брендлар тәкъдим ителгән.

Гаризалар саны буенча лидерлар бишлегенә Татарстан Республикасы да керә, ул традицион тәм-томнар, эчемлекләр, камыр һәм сөт продукциясе, шулай ук ит деликатеслары тәкъдим итә.

Исегезгә төшерәбез, конкурска гаризаны 9 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин. Алга таба, 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр, «Вкусы России» конкурсы порталында халык тавыш бирүе узачак, шуннан соң эксперт төркеме иң яхшы төбәк брендларын билгеләячәк. Конкурс нәтиҗәләре декабрь уртасында игълан ителәчәк.

Проектта катнашучыларның барысы да федераль ярдәм һәм үсеш программасына керәчәк, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү мөмкинлеген алачак, ә җиңүчеләрнең ихтыяҗны һәм сатуны арттыруга ярдәм алу мөмкинлеге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International