Татарстан Республикасында көнбагыш һәм ашлык кукурузы уңышын җыю төгәлләнеп килә, шикәр чөгендерен җыю дәвам итә

2020 елның 31 октябре, шимбә

Татарстан Республикасында көнбагыш уңышын җыю төгәлләнеп килә, 2 мең гектар җыясы калган, ул гектардан  16,6 центнер уңдырышлылык белән 195 мең тонна җыелган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр итүенчә, төбәктә шулай ук ашлык кукурузын җыю төгәлләнеп килә – 6,6 мең гектар җыясы калган, 200 мең тонна суктырылган, уңдырышлылык - 54,4 ц/га.

Шикәр чөгендере уңышын җыю дәвам итә: 2,170 млн.тонна җыелган, гектардан уртача уңыш - 440,8 центнер.  Шикәр заводларына 1,2 млн. тонна озатылган, тәүлегенә 13 мең тонна эшкәртелә. Тулаем алганда, 870 мең тонна продукция эшкәртелгән. 141 мең тонна шикәр комы әзерләнгән.

Туфракны туңга сөрү өлешендә – 1,8 млн гектар җир эшкәртәсе була, бүгенгә 1,75 млн гектар җир эшкәртелгән (ягъни гомуми күләмнең 98%ы).

 Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе эшчәнлеге турында сөйләде. 2020 елның 1 июленә республикада 295 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе предприятиесе теркәлгән (чагыштыру өчен: 2019 елда – 280, 2018 елда – 252, 2017 елда – 206). Шул ук вакытта 2020 елда эшләүче һәм хисап  тапшыручы 123 предприятие исәпләнә (2019 елда – 120, 2018 елда – 58). 2020 елның 1 июленә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе предприятиеләренең акчалата кереме 2,783 млн. сум тәшкил иткән.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы хуҗасыз авыл хуҗалыгы объектлары буенча алып барыла торган эшләр турында сөйләде. Мондый объектлар 3408 исәпләнә. Шуларның 1981е - авыл хуҗалыгы объектлары (фермалар, бозау абзарлары, симертү цехлары, ат абзарлары, сыер абзарлары), 803е – җитештерү  объектлары (административ биналар, гаражлар, складлар, АЗСлар, остаханәләр, тегермәннәр).

Шул ук вакытта, барлык хуҗасыз авыл хуҗалыгы объектларының 2453е хокук билгеләү документларыннан башка кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International