Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин РФ Дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.
Татарстан авыл ипотекасын бирү күләме буенча Россия төбәкләре арасында Башкортстан, Ленинград һәм Новосибирск өлкәләре белән беррәттән лидер-төбәкләр арасына керә. Республикада 1245 гаилә программадан файдаланган инде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Рамай фермер хуҗалыгы» ҖЧҖ «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына татлы ризыкларның берсен-Казан үрдәген тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сәясәт, эшкуарлык һәм икътисад номинациясендә татар телле интернет-проектларның «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья конкурсында финалга чыкты. Шушы көннәрдә Казанда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды, ул Татарстан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсында катнашуына багышланган иде.
«Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына Милли сәүдә маркасы татарларның милли ризыгы - Талкышы кәләвәне тәкъдим итте.
«АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсы финалистлары финал чараларында үз осталыкларын күрсәтәләр.
Милли сәүдә маркасы “Россия тәмнәре” төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына Татар чәен тәкъдим итте.
Районнарда кыр эшләре төгәлләнүгә бәйле рәвештә, бер-бер артлы уңыш бәйрәмнәре уза, аларда республика халкын көн саен кирәкле икмәк, яшелчә, сөт, ит һәм башка продукция белән тәэмин итүчеләрне котлыйлар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы төбәк брендларының «Россия тәмнәре» беренче илкүләм конкурсына «Татар икмәге»н номинацияләде. Аны Зеленодольск икмәк комбинатында пешерәләр.