“Россия тәмнәре” конкурсында сөт кушып пешерелгән икмәк өчен тавыш бирергә мөмкин

2020 елның 22 ноябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы төбәк брендларының «Россия тәмнәре» беренче илкүләм конкурсына «Татар икмәге»н номинацияләде. Аны Зеленодольск икмәк комбинатында пешерәләр.

Кайчандыр татарларда хәтта икмәк белән “ипидер” дип ант итү йоласы да булган. Балаларны кечкенәдән коелган һәр ипи валчыгын җыеп алырга өйрәткәннәр. Ашаганда икмәкне һәрвакыт гаиләдәге өлкән кеше кискән.

Ә борынгы заманнардан алып ХХ гасырның беренче яртысына кадәр татарларда бөтен һәм вакланган ашлыктан еш кына ипине алыштыра торган ризык әзерли торган булганнар.

Шундыйларга талкан кергән:ул кыздырылган бодай, арыш, арпа, кукуруздан әзерләнгән. Эре һәм вак итеп тарттырылган ашлыкны йә коры килеш, йә тозлы су кушып, йә сөт өстәп пешергәннәр. Нәкъ менә сөттә пешерелгән ашлык татар икмәгенең традицион рецептын чагылдыра, дип фаразлана.

«Татар икмәге»нең уникальлеге аның файдалы аксымнан торган югары сыйфатлы төбәк сөтендә әзерләнүе белән аңлатыла. Икмәк пешергәндә бары тик җирле җитештерүчеләрдән алынган сөт кенә кулланыла. Ә Татарстан сөтенең югары сыйфатлы булуы Россиянең бөтен территориясе буйлап уңай бәяләнә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, «Вкусы России» сайтында 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр халык тавыш бирү оештырылган. Номинант өчен сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International