Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Хезмәт кешеләре» проекты татар телле интернет-проектларның Бөтендөнья конкурсы финалисты булды һәм татарстанлылар тарафыннан иң кызыклы дип танылды

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сәясәт, эшкуарлык һәм икътисад номинациясендә татар телле интернет-проектларның «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья конкурсында финалга чыкты. Шушы көннәрдә Казанда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Без конкурска «Хезмәт кешеләре» проектын тәкъдим иттек, аның кысаларында танылган шәхесләр турында түгел, ә авыл хуҗалыгында үзләренең көндәлек хезмәтләре, яраткан эшләренә тугрылык күрсәтүләре, бай тәҗрибә һәм югары һөнәри осталыклары белән хөрмәт һәм ихтирам яулаган гади кешеләр турында язабыз.

«Хезмәт кешеләре» проекты Министрлык тарафыннан 2019 елдан башлап өч телдә:рус, татар һәм инглиз телләрендә рәсми сайтта чыгып бара. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Хезмәт кешеләре» проекты быел жюри тарафыннан гына түгел, халык тавыш бирүе юлы белән дә бәяләнде һәм финалга чыкты.

Халык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы проекты беренче урынны алды һәм татарстанлылар фикеренчә, иң файдалы һәм популяр проект дип танылды, ә жюри бәяләве буенча икенче урынны алды.

Быел татар телле интернет-проектларның Бөтендөнья конкурсына барлыгы 170 гариза бирелгән. Жюри әгъзалары, бәя биргәндә, интернет-проектларның эчтәлегенә, дизайнына һәм аудитория активлыгына игътибар иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International