Милли сәүдә маркасы “Россия тәмнәре” төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына Татар чәен тәкъдим итте.
Чәй элек-электән татар халкы культурасының аерылгысыз өлеше булып саналган. Татар чәе – ул сәламәтлек өчен файдалы эчемлек, аны системалы куллану иммунитетны ныгытырга ярдәм итә. Аның составына бөтнек, шәмәхә мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, юкә чәчәкләре һәм гөлҗимеш җиләкләре керә, ә аның нигезен Һинд байха чәе тәшкил итә, аны Идел буена XIII гасырда Бөек Болгар дәүләтен яулап алган монголлар алып килгән. Чәй өчен җиләк-җимеш һәм үләннәр Татарстанның уникаль эко-районнарында кулдан җыела. Алар, һичшиксез, табигый шартларда:саф һавада, 40°Сдан югарырак булмаган температурада киптерелә.
Эчемлекне куе итеп пешерәләр һәм аны кайнар килеш җиләк-җимеш кагы, бал, шикәр кабып эчәләр. Әче тәмен киметү өчен аңа сөт кушып та эчәләр.
Эчемлекне эчүнең безнең көннәргә кадәр сакланып калган бер үзенчәлеге - чәйне махсус савытка - «чынаяк»ка агызып эчү. Шуңа күрә хәлле шәһәр кешеләре элек-электән сыйфатлы, матур чынаяклар алырга тырышканнар. Хәзер дә бер генә милли бәйрәм дә хуш исле чәйсез үтми.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, «Вкусы России» сайтында 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр халык тавыш бирү оештырылган. Номинант өчен сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин.