Татарстан мәктәп укучылары «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсында финалга чыктылар

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

«АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсы финалистлары финал чараларында үз осталыкларын күрсәтәләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсының 2020 елның 1 апрелендә башлануын исегезгә төшерә. Конкурс Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Аграр югары уку йортлары ассоциациясе белән берлектә Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан оештырылды.

 Финаллар ике мәйданчыкта узды:14 ноябрьдә Әлмәт шәһәрендә һәм 7 ноябрьдә Белгород шәһәрендә. Нәтиҗәдә Татарстаннан 3 кыз бала җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:Энҗе Кыямова «Агрокосмос» юнәлеше буенча беренче урынны алды, Элина Лаврова һәм Олеся Гордеева «Агрометео» юнәлеше буенча беренче һәм өченче урыннарны яуладылар. Шулай ук финалда Пермь, Волгоград, Ставрополь, Самара, Саратов һәм Башкортстан укучылары да үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр.

 

   

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International