Владимир Путин Балтач районында 15 бала тәрбияләүче комбайнчы гаиләсен бүләкләү турындагы указга кул куйды

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин РФ Дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Гаилә институтын ныгытудагы һәм балалар тәрбияләүдәге казанышлары өчен «Ата-ана даны» ордены 8 Россия гаиләсенә бирелде, тагын икесе орден медале белән бүләкләнде.

 Балтач районыннан күпбалалы Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовлар гаиләсе дә «Ата-ана даны» орденына ия булды. Исегезгә төшерәбез, бу гаилә турында без 2019 елда язган идек. Хәбир Мөхәррәмов - гади комбайнчы-тракторчы. Хатыны Алсу Гыйлемхан кызы белән алар 15 бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар барысы да хезмәтнең тәмен тоеп, эшләп үсәләр, ул аларга тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Ата-ана даны» ордены 2008 елның 13 маенда гамәлгә куелган, дип искә төшерә, аның белән җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналарны һәм уллыкка алучыларны бүләклиләр. Һәр бүләкләнүче гаиләгә бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International