«Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына Милли сәүдә маркасы татарларның милли ризыгы - Талкышы кәләвәне тәкъдим итте.
Талкыш кәләвә - татар кухнясының татлы һәм әзерләү өчен иң катлаулы ризыкларыннан берсе, аны бары Татарстан территориясендә генә әзерлиләр. Ул хуш исле һәм атланмай-бал тәме килеп тора торган кечкенә тыгыз пирамидалар рәвешендәге җиңел җепселле хәлвәдән гыйбарәт.
Бу продукт составында В, Е, РР, калий, магний, цинк, хлор һ.б. витаминнар һәм матдәләр бар. Ә организмга күп санда канга глюкоза керү кәефне күтәреп җибәрә һәм баш миенең эшләвен яхшырта.
Татлы составына керә торган онда организмга кирәкле витаминнар һәм минераль элементлар күп түгел. Ә Талкыш кәләвәнең файдасы организмның энергетик ихтыяҗларын тиз тулыландырудан гыйбарәт.
Бүген аны кибет киштәләрендә һәм бөтен Татарстан буенча сувенир лавкаларында күрергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, «Вкусы России» сайтында 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр халык тавыш бирү оештырылган. Номинант өчен сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин.