ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2024 ел
шимбә

Халыкара хезмәтчәннәр теләктәшлеге көне алдыннан һәм Гаилә елы кысаларында Казан Кремленең Кунаклар  каршылау  залында Татарстан Республикасының хезмәт династияләрен котлау тантанасы узды. «Татарстанның данлы хезмәт династияләре» тантаналы чарасы Татарстан Республикасы һөнәр берлекләренең быелгы Беренче Май акциясе рәвешләренең берсе булды.

 

Бүген Татарстан башкаласында, Чаллыда һәм Түбән Камада шәһәрләрендә соңгы язгы ярминкәләр узды. Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары - Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Юдино һәм Радужный бистәләрендәге мәйданчыкларны карап чыкты. Вице-премьер сәүдәнең оештырылуын  югары бәяләде һәм ихтыяҗның артуы күзәтелмәвен билгеләп үтте. Гадәттәгечә, «Майский»ТК нокталарында  чиратлар зуррак.

 


26
апрель, 2024 ел
җомга

27 апрельдә Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Зеленодольск  районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Гудованцев урамындагы мәйданчыкта сәүдә якшәмбе көнне узачак. Исегезгә төшерәбез, ярминкәләр 16 мартта башланган  иде һәм, Казаннан һәм республиканың эре шәһәрләреннән тыш, тагын муниципаль районнарда да төрле даимилектә узды.
 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Минем субсидияләр” (“Мои субсидии”) системасында өзеклекләр килеп чгу  сәбәпле,   шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан   савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер  яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре  тоткан өчен чыгымнар өлешен кайтаруга  гаризалар  кабул  итүнең срогы 2024  елның  8 маена кадәр озайтылуы  турында  хәбәр итә.  Суммалар  түбәндәгечә  каралган: хуҗалыкта  тотыла  торган  1 сыер өчен -  2 мең сум, 2 сыер өчен  -  3 мең сум,  3 һәм аннан  күбрәк сыер өчен  - 4 мең сум;   ветеринария чаралары үткәрүгә 500 сумга  килешү имзаланганда,  өстәмә  рәвештә һәр сыерга 300 сум субсидия түләнәчәк.  


25
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә «Индеаль» агросәнәгать холдингы җитәкчелеге белән Татарстан Республикасы АПК продукциясен экспортлауны арттыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда шулай ук министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов, республиканың агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

 


24
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Россия  Федерациясе   Хөкүмәте СНТларны социаль газлаштыру программасын киңәйтте (РФ Хөкүмәтенең  2024 елның 16 апрелендәге  484 номерлы карары). Хәзер газ үткәрелгән торак пункттагы СНТ территориясендә урнашкан йортлары булган гражданнар участокларына газны бушлай кертергә мөмкин.
 

Илебезнең иң эре май  продукциясе җитештерүчеләреннән берсе – «Казан май комбинаты» АҖ (КЖК) - 2023 елга йомгаклар ясады. Хисап чорында предприятиедә җитештерелгән әзер продукция күләме 1,12 млн тонна булган –  бу 2022 елга караганда 37%ка күбрәк.
 


23
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Чүпрәле муниципаль районында булды, анда ул «Цифрлаштыру һәм заманча технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына зона семинар-киңәшмәсе үткәрде. 
 

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы узды.
 

Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинаты «Очень важная корова» бренды астында чыгарыла  торган эремчек десертлары ассортиментын киңәйтте. Предприятие чия-маскарпоне тәме белән йомшак эремчек чыгара башлады. Аның составында: нормальләштерелгән сөт, сөт әчеткеч  микроорганизмнар   һәм тәмләткеч өстәмәләр - туңдырылган чия  кисәкләре һәм майлы сыр.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International