Министрлыкта дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы узды

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы узды.

Татарстан Республикасы Рәисе администрациясеннән Татарстан Республикасы Рәисенең  Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Александр Лохотской катнашты.

Коррупциягә каршы тору максатларында, «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы Федераль законнар дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затлар өчен тыюлар һәм бурычлар билгели. Бурычлар арасында мәнфәгатьләр конфликты барлыкка килүнең теләсә нинди мөмкинлеген булдырмау буенча чаралар күрү, килеп чыккан конфликт турында яки аның барлыкка килү мөмкинлеге турында, бу  хакта  мәгълүм булуга,  яллаучы вәкиленә язма рәвештә хәбәр итү бурычы да бар.

Татарстан Республикасы  Арча муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы тарафыннан тарафыннан җибәрелгән хәбәрнамәдә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәм итү буенча дәүләт программаларында ел саен катнаша торган «Ватан» АФ ҖЧҖ директоры урынбасары аның бертуган апасының ире  булуы   турында  хәбәр ителә.    

Ә Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы тарафыннан җибәрелгән хәбәрнамәдә савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм кәҗә 1 яшьтән зуррак булган  кәҗә бәтиләре  тоткан өчен чыгымнар өлешен  каплауга шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга бирелә торган субсидияне алу өчен аның хатыны мөрәҗәгать итү турында  хәбәр ителә.  

Идарә башлыкларының вазыйфаи бурычларына дәүләт программаларында катнашу өчен финанс документларын килештерү, сайлап алуда катнашучыларның гаризаларын карау нәтиҗәләре турында реестрны килештерү керә. 

Мәнфәгатьләр конфликты  ихтималын булдырмау максатларында,  финанс документларын килештерүне идарәләрнең финанс-икътисад бүлеге башлыкларына  йөкләргә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International