ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән мәгълүм булганча, республика игенчеләре тарафыннан 26,0 мең га мәйданда 61,5мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Уңдырышлылык 23,7 ц/га тәшкил итә.

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районының Олы Яке авылында “Җиләкле үзән” крестьян-фермер хуҗалыгында булды.

Әлмәт муниципаль районының Габдрахман авылында тантаналы төстә беренче модуль-блок участок ветеринария пунктын файдалануга тапшырдылар.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Сәлихов, халыкны шул уңайдан котлап, һәр район өчен мондый бүләкнең мөһимлеген билгеләп үтте.


22
июль, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән мәгълүм булганча, республика игенчеләре тарафыннан 19,1 мең мәйданда 44,6 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Уңдырышлылык 23,3 ц/га тәшкил итә.
Бу узган ел белән чагыштырганда 100 һәм 122,4 процент тәшкил итә, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА, Татарстан кулланучылар берлеге сылтамасына нигезләнеп.
21 июльдән республиканың барлык муниципаль районнарында “2014 елгы урып-җыюны уздыру чорында хезмәтне саклау таләпләрен һәм эшләр башкаруның иминлеген үтәү” айлыгы бара.

21
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә “Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” программасын эшләү буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән мәгълүм булганча, республика игенчеләре тарафыннан 14,3 мең мәйданда 33,3 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә “Шәхси ярдәмче хуҗалыкта африка дуңгызлар чумасы (АДЧ) чыганагын бетерү” темасына тактик-махсус укулар уздырды.

Татарстан Республикасы Тәтеш районының аграр делегациясе Ульяновск Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында ( НИИСХ) булдылар.

Татарстан Республикасы вәкилләрен барыннан да бигрәк Татарстан шартларында үстерергә мөмкин булган, корылыкка чыдам авыл хуҗалыгы культураларының сортлары кызыксындырды. Авыл хуҗалыгы культураларыннан бигрәк тә арпа, көзге арыш һәм бодай сортлары белән кызыксындылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International