Ел башыннан алып Татарстанның авыл кешеләреннән 4,2 мең тонна ит һәм 68,5 мең тонна сөт сатып алынган

2014 елның 22 июле, сишәмбе

Бу узган ел белән чагыштырганда 100 һәм 122,4 процент тәшкил итә, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА, Татарстан кулланучылар берлеге сылтамасына нигезләнеп.

Шул чор эчендә шәхси хуҗалыклардан 3,3 млн. данә тавык йомыркасы сатып алынган, ягъни узган елга карата 101 процент. Бал (татлы шифалы продукт алына гына башлады әле) 35 тонна әзерләнгән, ягъни, узган ел белән чагыштырганда 93 процент, бәрәңге – 768 тонна (89,1 процент).

Район кулланучылар җәмгыятьләренә авыллылар 620,6 тонна (85,2 процент) җиләк-җимеш, 56,7 тонна, ягъни62,4 процент дару чималы саттылар.

Гомумән алганда, ел башыннан алып Татарстанның авыл кешеләреннән 2,2 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алынган, бу 2013 ел белән чагыштырганда 115,4 процент тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International