Татарстанда урып-җыюны уздыру чорында хезмәтне саклау таләпләрен үтәү айлыгы бара

2014 елның 22 июле, сишәмбе

21 июльдән республиканың барлык муниципаль районнарында “2014 елгы урып-җыюны уздыру чорында хезмәтне саклау таләпләрен һәм эшләр башкаруның иминлеген үтәү” айлыгы бара.

Айлык Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы буенча Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе, «Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе” коммерциячел булмаган оешма һәмТатарстан Республикасы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең һөнәр берлекләре комитеты белән берлектә уздырыла.

Айлык барышында Татарстан Республикасы муниципаль районнарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, агросәнәгать комплексы оешмалары җитәкчеләре белән берлектә, авыл хуҗалыгы формированиеләре хезмәткәрләренең һәм хезмәт шартнамәсе төзегән гражданнарның сәламәтлеген һәм аларга имин хезмәт шартларын тәэмин итәргә, тиешле таныклыклары (транспорт йөртү хокуклары) булмаган затларның мобиль техника белән идарә итүләрен булдырмаска, медицина тикшерүләрен үткәрүне оештырырга, авыл хуҗалыгы формированиеләренең урып-җыю-транспорт комплексы хезмәткәрләре белән хезмәтне саклау буенча чираттан тыш инструктаж уздырырга, урып-җыюда эшләүче хезмәткәрләрне махсус өс киеме, аяк киеме һәм башка индивидуальсаклану чаралары белән тәэмин итәргә тиешләр.

Республика агросәнәгать комплексында ел саен урып-җыю эшләрен башкарганда җитештерүдә бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә авыр зыян күргән хезмәткәрләр саны шактый була.

Бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре: авыл хуҗалыгы формированиеләренең кырларда игенчелек буенча механикалаштырылган эшләрне башкару өчен авыл хуҗалыгы техникасы хәрәкәтенең махсус эшләнгән имин маршрутлары һәм технологик карталары булмау, ашлык җыю техникасының искергән булуы, чылбырлы, каешлы һәм карданлы тапшыргычларда саклану киртәләре булмау, төзек булмаган слесарь инструментын куллану, кыр шартларында эшләүчеләр өчен махсус җайлаштырылган ашау-эчү урыннары һәм кыска вакытлы ял итеп алу урыннары булмау, җитештерү һәм хезмәт тәртибен бозу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International