Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә “Шәхси ярдәмче хуҗалыкта африка дуңгызлар чумасы (АДЧ) чыганагын бетерү” темасына тактик-махсус укулар уздырды.
АДЧны профилактикалау мәсьәләләре буенча төбәкара хезмәттәшлекне оештыру максатларында укуларга Идел буе Федераль округы субъектларының дәүләт ветеринария хезмәтләре җитәкчеләре чакырылды.
Укуларның төп бурычы - африка дуңгызлар чумасы чыганагын бетерү чараларын уздырганда муниципаль районнарның эпизоотиягә каршы җыелма отрядлары шәхси составының көйле эшчәнлеген, практик күнекмәләрен арттыру.
Укулар йомгаклары буекнча Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Орлов муниципаль районнарның эпизоотиягә каршы җыелма отрядлары шәхси составының көйле эшләвен югары бәяләде һәм Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында шундый укуларны даими оештырырга кирәклегенә басым ясады.
Укулар тәмамланганнан соң Зеленодоль муниципаль районының шәһәр читендәге «Свияга» клубы базасында «Сабантуй» милли бәйрәме форматында “Ветеринария хезмәткәре көне” бәйрәмен уздырдылар.
Республиканың ветеринария хезмәте белгечләренә котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хайваннарның һәм кешеләрнең сәламәтлеген саклауда ветеринария белгечләре эшчәнлегенең мөһимлеген билгеләп үтте.
Аерым хезмәткәрләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе, РоссельхознадзорныңТатарстан Республикасы идарәсе бүләкләре белән бүләкләнделәр.
Районнарның ветеринария берләшмәләре арасында җитештерү күрсәткечләре буенча Тукай, Лениногорск һәм Балтач ветеринария берләшмәләре иң яхшылардан булып танылдылар, аларга автомобильләр бирелде.