Кичә, 16 июльдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Тәтеш муниципаль районында булды, анда балалар Сабантуенда катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең тышкы инженерлык инфраструктурасын төзүнең, ремонтлауның һәм реконструкцияләүнең барышы турындагы мәсьәләләр буенча киңәшмә узды.
2017 елның 15 июлендә «Казан» халыкара ат спорты комплексында Сабантуй-2017 бәйрәменә багышланган ат чабышлары узачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Сөт җитештерүчеләрнең милли берлеге Татарстан Республикасында сөт терлекчелеген үстерү программасын эшлиләр.
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында терлек азыгы әзерләүдә алдынгыларны бүләкләделәр.
Иртәгә, 14 июльдә, 14.00 сәгатьтә «Техник культуралар чәчүлекләрен карау» темасына онлайн-семинар булачак.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 2017 елның 1 июленнән Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме бер айга 7800 сум тәшкил итә.
“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен сынау буенча агроном-апробаторлар өчен укулар оештырылды.
Татарстанда 2017 елның 11 июлендә тулаем свылган сөт күләме3829,1 тонна тәшкил итте (узган елның шушы чорына карата 105%).
«Тукай азык-төлек корпорациясе» ҖЧҖендә кыр эшчәннәре актив рәвештә терлек азыгы әзерлиләр.