Россиядә 2017 елның 1 июленнән хезмәт өчен түләүнең минималь күләме бер айга 7800 сум тәшкил итә

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 2017 елның 1 июленнән Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме бер айга 7800 сум тәшкил итә. Шулай итеп, бер айда эш вакыты нормасын тулысынча үтәгән һәм хезмәт нормасын (хезмәт вазыйфаларын) тиешенчә башкарган хезмәткәргә исәпләнә торган айлык хезмәт хакының гомуми суммасы (өстәп түләүне, өстәмәне, премияләрне һәм башкаларны кертеп), хезмәт өчен түләү буенча билгеләнгән минималь күләмнән түбәнрәк була алмый.

Министрлык хезмәткәрләре тәкъдим итүенчә, эш вакыты нормасын тулысынча үтәгәндә, исәпләнгән бер айлык хезмәт хакы хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән (МРОТ) түбәнрәк булса, хезмәткәрләр Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокулы булалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International