Кичә, 16 июльдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Тәтеш муниципаль районында булды, анда балалар Сабантуенда катнашты. Бәйрәмдә шулай ук Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөһәррәм Ибәтов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.
Монда килүгә Марат Әхмәтов гадәттәге утарларда балалар иҗаты һәм рус, татар, чуваш һәм мордва халыкларының көнкүреше белән танышты. Апас, Буа, Кайбыч, Чүпрәле һәм Кама Тамагы районнарыннан кунакларны – балаларны каршы алганнан соң, иҗат коллективлары катнашында мавыктыргыч, театральләштерелгән пролог башланды.
Бәйрәмне район башлыгы Рәмис Сафиуллов ачты. «Без үзебезнең җирдә кунаклар каршы алуыбызга шатбыз һәм республика җитәкчелегенә, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзариятына балалар Сабантуен бездә уздырырга карар кылулары өчен рәхмәт белдерәбез», – дип билгеләп үтте ул.
Бәйрәмдә катнашучыларны шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов котладылар.
«Балалар – алар безнең өметебез. Аларның киләчәге матур, бәхетле булсын өчен республикада шактый күп программалар гамәлгә ашырыла. Алар авыл тормышын яхшыртуга, белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә, балаларны спортка һәм сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итүгә юнәлтелгән», – диде Марат Әхмәтов һәм бәйрәмдә катнашучыларга нык сәламәтлек, иминлек, шатлык-куанычлар теләде.
Бу көнне зур бәйрәм концерты да булды, ә балалар рәхәтләнеп Сабантуеның төрле ярышларында катнаштылар. Гадәттәгечә, Сабантуй мәйданының үзәгендә барган Көрәш иң мавыктыргычлардан булды. Моннан тыш, Сабантуйга килүчеләр төрле мастер-классларда катнаштылар, балчыктан төрле фигуралар һәм чүлмәкләр, милли курчаклар һәм сувенирлар ясадылар.