Татарстанда сөт терлекчелеген үстерү программасы эшләнә

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Сөт җитештерүчеләрнең милли берлеге Татарстан Республикасында сөт терлекчелеген үстерү программасын эшлиләр. Бу хакта узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

«Ирешелгән уңышларга карамастан, без сөт терлекчелеген алга таба үстерүне дәвам итәргә тиеш, – дип ассызыклады Николай Титов. – Бу тармак күп хезмәт куюны таләп итә, һәм бу юнәлештә бөтен адымнарны уйлап эшләргә кирәк».

Министрның беренче урынбасары, программаны эшләгәндә, АПК оешмаларындагы терлекләр саны, терлекләрнең ничек тотылуы, базар шартларына ярашканлык кебек аспектлар исәпкә алынырга тиеш, дип сөйләде.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов программаны гамәлгә ашыру буенча эшче төркем составы турында сөйләде, аңа Сөт җитештерүчеләрнең милли берлеге экспертлары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, ветеринария, токым хезмәтләре һәм аграр белем бирү оешмалары вәкилләре керә. «Төркем составы билгеле инде, вазыйфаларны, эшләрне оештыруны рәсмиләштерәсе генә калды», – дип билгеләп үтте ул.

Киңәшмәдә “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә идарә буенча дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «ТатНИИСХ» ФДБФУ, Н.Э Бауман ис. КДВМА белгечләре һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International