Онлайн-семинарда техник культуралар чәчүлекләрен карау мәсьәләләре турында фикер алышу булачак

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 14 июльдә, 14.00 сәгатьтә «Техник культуралар чәчүлекләрен карау» темасына онлайн-семинар булачак. Семинарда шикәр чөгендере, көнбагыш, рапс һәм башка культуралар чәчүлекләрендә агротехник чаралар куллану мәсьәләләре хакында фикер алышу булачак.

Әлеге чарада катнашу өчен Казан дәүләт аграр университетының Югары агрономия мәктәбе сайтына түбәндәге сылтама буенча керергә кирәк: http://consult.kazgau.ru, аннары «Онлайн-семинарлар» бүлеге.

Семинарда катнашучыларның сорауларына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белгечләре җавап бирәчәкләр.

Булачак онлайн-семинар темасы буенча сорауларны agroconsult16@mail.ru электрон адресына алдан да җибәрергә мөмкин. Аларга җаваплар да семинар вакытында биреләчәк. Сорауларны шулай ук Казан дәүләт аграр университетының Югары агрономия мәктәбе сайтында чара уза торган вакытта да бирергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International