Татарстанда һәркөнне 3800 тоннадан артык сөт савалар

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Татарстанда 2017 елның 11 июлендә тулаем свылган сөт күләме 3829,1 тонна тәшкил итте (узган елның шушы чорына карата 105%).

Сөт җитештерүдә зур өлеш кертүчеләр арасында Кукмара районы терлекчеләре (узган тәүлектә 222,3 тонна сөт савып алдылар, 108%), алардан кала Балтач районы (210 тонна, 105%), Әтнә районы (184 тонна, 114%), Актаныш районы (180 тонна, 110%) һәм республиканың башка районнары терлекчеләре бар.

Тәүлек эчендә бер сыердан иң күп сөт Әтнә районында савылган – 25,9 кг. Саба районында бер сыердан уртача 21,5 кг сөт сауганнар, Кукмара районында – 21,3 кг, Балтач районында – 20 кг.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International