«Казан» халыкара ат спорты комплексында Сабантуй-2017 бәйрәменә багышланган ат чабышлары узачак

2017 елның 14 июле, җомга

2017 елның 15 июлендә «Казан» халыкара ат спорты комплексында Сабантуй-2017 бәйрәменә багышланган ат чабышлары узачак.

Бәйрәм программасында барысы 11 старт планлаштырыла. Иң яхшы жокейлар «Сабантуй-2017», Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе, «Татспиртпром» ААҖ призларын һәм башка бүләкләр алачак.

Комплекс вестибюлендә, гадәттәгечә, республика авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең ярминкә-экспозициясе оештырыла, ә аның территориясендә күпсанлы сәүдә нокталары һәм җәйге кафелар эшләячәк, бәйрәмгә килүчеләр анда сувенирлар һәм милли ризыклар, кулинария әйберләре сатып ала алалар.

Шулай ук татар эстрадасы йолдызлары катнашында җырлы-биюле күңел ачу программасы булачак.

Чара 17:30 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International