29 декабрьдә Казан шәһәрендә 13 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта бу елда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференция режимында вице-премьер Дмитрий Патрушев катнашында агросәнәгать комплексының тотрыклы эшләвен тәэмин итү буенча оператив штабның чираттагы утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләренең балалары өчен Яңа ел бәйрәме узды.
Татарстан Республикасында Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе проекты кысаларында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Сокуры авылында «Фермер утраучыгы» ачылды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Агростартап», «Яңа эшли башлаган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү», «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү» һәм «Гаилә фермаларын үстерү» программалары буенча агымдагы елда конкурс буенча сайлап алуда җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов тапшырды.
Бүген Министрлыкта 2024 ел йомгаклары буенча Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Комиссия утырышын Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов ачты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты.
Мәскәүдә Россия фәнни кошчылык үзәгендә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны — Россия кошчылык берлеге президенты, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең беренче вице-президенты, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе академигы Владимир Фисининны котладылар.
Бүген «Татарстанның агробизнес кадрларын кабат әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары өчен укулар узды. Курслар «Агросәнәгать комплексына идарә итү» квалификация күтәрү программасы кысаларында уза.
Бүген Казан Ратушасында «2024 елда Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.