Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты составына керүче федераль проектларның юл карталары турында фикер алышу буенча киңәшмә узды.
Видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Киңәшмә барышында республика предприятиеләре һәм оешмалары катнаша алырлык федераль проектлар буенча түбәндәге юл карталары проектлары каралды:«Селекциядә һәм генетикада фәнни эшләнмәләрне үстерү өчен шартлар булдыру», «Ветеринария препаратлары» һәм «Авыл хуҗалыгының, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатенең техник һәм технологик бәйсезлеге».
«АПКда кадрлар» һәм «Аеруча мөһим фермент препаратлары, ризык һәм терлек азык өстәмәләре, технологик ярдәмче чаралар җитештерү» федераль проектлары буенча Татарстан Республикасында эш алып барыла инде.
«Бүгенге көндә әлеге чаралар буенча барлык кирәкле эш оештырылган: Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килешүләр имзаланган, төп инвесторлар билгеләнгән, шулай ук проектның төп чаралары буенча юл карталары төзелгән», - дип ассызыклады Марат Җәббаров.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Татарстан Республикасыннан сайланган депутатлары белән берлектә юл карталарын раслау һәм илкүләм технологик лидерлык проектлары чараларын гамәлгә ашыру эшен оештыру турында карар кабул ителде.