Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов рәислегендә Үзбәкстан делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда шулай ук азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Валентин Спичков һәм азык-төлек базарын үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Салават Сәхабетдинов катнашты.
Үзбәкстан делегациясе составына NIG компаниясе генераль директоры Шәүкәт Холназаров, авыл хуҗалыгы компаниясе генераль директоры Собир Иргашов, авыл хуҗалыгы компаниясен гамәлгә куючы Зохид Кәримов кергән иде.
Рөстәм Гайнуллов Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы мөмкинлекләре турында бәян итте һәм төбәк авыл хуҗалыгы продукциясенең экспорт куәте турында сөйләде.
Министр урынбасары, Татарстан сөт җитештерү буенча – беренче, бәрәңге игү буенча – икенче, шикәр чөгендере һәм йомырка җитештерү буенча – җиденче, ит җитештерү буенча – сигезенче, ашлык җыю буенча – унынчы һәм яшелчәләр җыю буенча унберенче урында тора, дип билгеләп үтте.
«Татарстан белән Үзбәкстан арасында уңай динамика бар, без элемтәләрне алга таба да ныгытырга телибез», – дип ассызыклады Рөстәм Гайнуллов.
Очрашу барышында катнашучылар Үзбәкстан Республикасыннан Татарстан Республикасына томат китерү мөмкинлекләре, шулай ук сәнәгать-җитештерү тибындагы «Алабуга» махсус икътисадый зонасында сәнәгать объектлары урнаштыру турында фикер алыштылар.
Дустанә илләр белән тышкы икътисадый элемтәләрне үстерү һәм агросәнәгать комплексы продукциясе белән алмашуны арттыру «Экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.