Татарстанда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һава шартлары аркасында язгы кыр эшләренә гадәттәгедән бераз иртәрәк керешкәннәр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республика кырларында көзге культураларга ашлама кертелә, быелга план - 482 мең га, шулай ук күпьеллык үләннәргә план – 368 мең га.
«Районнар аларны тырмалауга керешкәннәр, һәм якын арада сабан культураларын чәчү буенча зур эшләр башланачак, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Планлаштырыла торган язгы чәчү мәйданы - 1 млн 630 мең га". Чәчү кампаниясен уздыру өчен ресурслар бар, дип белдерде Татарстан Рәисе. Хуҗалыклар гектарга 73 кг минераль ашлама туплаган, бу узган ел белән чагыштырганда бераз күбрәк. «Орлык белән тәэмин итү буенча да без бернинди проблема күрмибез, - диде ул. - Техника да язгы кыр эшләренә әзер».
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, хуҗалыкларга апрель ахырына кадәр 3,2 млрд сум дәүләт ярдәме китереләчәк. «Бу акчалар - минераль ашламаларга, яшелчә һәм бәрәңге җитештерүгә, сөт терлекчелегенә, терлекчелеккә ярдәм итүгә, бөртеклеләр җитештерүгә һәм сатуга, шулай ук башка юнәлешләргә», - диде ул.
Татарстан Рәисе Татарстан республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, районнар башлыкларына, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян – фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә чәчү кампаниясен кыска вакыт эчендә югары сыйфатлы итеп уздырырга кушты. Моннан тыш, язгы эшләрдә катнашучы хезмәткәрләргә барлык кирәкле шартлар тудырырга һәм, әлбәттә, лаеклы хезмәт хакы карарга кирәк.
"Чәчү сроклары буенча бик катгый регламентланган. Теләсә нинди тайпылышлар, технологияне бозу - болар барысы да нәтиҗәлелеккә йогынты ясый. Шуңа күрә бу игенчелек системасы өчен бик җаваплы момент», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.