15 марттан Татарстан Республикасында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, алар Казанда 12 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Зеленодольск шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта уза.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Казан шәһәрендәге берничә мәйданчыкның эшен карап чыкты.
4 ярминкә атнасы йомгаклары буенча сатуга 262,5 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән, шулардан: 407,4 тонна яшелчә, шул исәптән 227,5 тонна бәрәңге, 75,5 тонна үлчәүле сөт, 120,3 тонна шикәр, 673,3 мең данә тавык йомыркасы, 321,8 тонна ит, шул исәптән 165,3 тонна сыер ите.
Ярминкәләр уздыру өчен 3121 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү максатында үткәрелә, бу «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.