«Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы» акционерлык җәмгыяте Россия Федерациясенең иң эре товар биржасы булып тора һәм товарларның киң спектры белән, нефть, газ, урман, минераль ашламалар, күмер, шикәр, арматура һәм башка товарларны да кертеп, биржа сәүдәләрен оештыра.
Россия Федерациясе Президентының «Конкурентлыкны үстерү буенча дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре турында» 2017 елның 21 декабрендәге 618 номерлы Указы белән конкурентлыкны үстерү буенча дәүләт сәясәтенең төп принципларыннан берсе буларак оешкан (биржа) сәүдәсен үстерү турында илкүләм план расланды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 23 декабрендәге 4140-р номерлы күрсәтмәсе белән 2023 - 2025 елларга аерым товар базарларында оешкан (биржа) сәүдәсен үстерү чаралары планы («Юл картасы») расланды, анда биржа сәүдәсен үстерүне кызыксындыру һәм төп товар төркемнәре өчен бәяләр индикаторларының илкүләм системасын булдыру бурычлары куелган.
Минераль ашламалар белән биржа сәүдәсен үстерү кысаларында «Петербург биржасы» АҖ тәэмин итүнең “франко-пункт билгеләнеше - баланс пункты” дигән яңа шартларын эшләтә башлады. Бу шартлар сатучы тарафыннан минераль ашламаларны автомобиль транспортында баланс пункты (район, өлкә) чикләрендәге теләсә кайсы ноктага, шул исәптән «кырга кадәр» илтеп җиткерүне күздә тота. Транспортка чыгым хакы инде товар бәясенә кертелгән була.
Бу шартлар буенча ашламаларны төрле срокларда сатып алырга мөмкин: планлы сатып алу өчен озайтылган срокны (40 яки 60 календарь көн) сайларга була; ашыгыч кирәк булганда, мәсәлән, туфракка ашламалар керткәндә, кыска срокта китереп җиткерүгә - 10 эш көненә кадәр, шартнамә төзергә мөмкин.
Ашламалар белән тәэмин итүнең яңа шартлары аграрийларга аларны турыдан-туры җитештерүче заводның үзеннән сатып алу мөмкинлеген бирә. Бу исә ашламаларны транспортировкалау һәм саклау өчен арадашчылар эзләү һәм җәлеп итү зарурлыгын бетерә, логистика процессларын гадиләштерә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең чыгымнарын киметә.
Минераль ашламалар белән биржа сәүдәсенә бәйле мәсьәләләр буенча «Петербург биржасы» АҖ идарәче директоры Чернышев Игорь Владимировичка мөрәҗәгать итәргә мөмкин (элемтә өчен белешмәләр: эш телефоны: +7 (495) 380-04-24 (доб. 22-77), кәрәзле телефон: +7 (903) 771-41-58, E-mail: i.chernyshev@spimex.com).