Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне бәяләгәндә үзара ведомство хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләләре буенча «ТР Бәяләүчеләр берлеге» коммерциягә карамаган партнерлык (НП) Идарәсенең һәм Эксперт-консультация советының киңәйтелгән утырышы узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «2017 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү» федераль ведомство максатчан программасы буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү өчен аларны сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2018 елдагы 4 айлык эшенә йомгаклар ясадылар.
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының «Чулпан» ҖЧҖ базасында машина белән сыер саву операторлары, эре мөгезле терлекләр үрчетү технологлары һәм механизаторлар арасында һөнәри осталык конкурсы узды.
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында күпьеллык үләннәрне беренче кат чаптыруга керештеләр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Тукай, Минзәлә һәм Актаныш муниципаль районнарында кыр эшләренең барышы белән танышып кайтты.
Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Урганча авылыннан КФХ башлыгы Марат Садыйков быел “2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча конкурста җиҗүчеләрнең берсе булды.
2018 елның 28 – 29 июнендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә кырларында «Татарстанда кыр көне – 2018» кыр форматы күргәзмәсе узачак.
2018 елның 5 аенда Татарстан кулланучылар җәмгыятьләренең терлек сую пунктларында 3,5 мең баштан артык эре мөгезле терлек суелган. Бу гомуми җитештерү куәтеннән 81% тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Балтач һәм Кукмара муниципаль районнарында булып кайтты.