Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында күпьеллык үләннәрне беренче кат чаптыруга керештеләр. Бу хакта район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Шәфикъ Хәмидуллин сөйләде.
«Тулаем район буенча күпьеллык үләннәр мәйданы 10,5 мең гектар мәйданны били, – диде ул. – Беренче кат чабудан 60 мең тонна сенаж салыначак. Шартлыча бер баш хайванга барысы 33 центнер азык әзрләү планлаштырыла».