ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Балтач һәм Кукмара муниципаль районнарында булып кайтты

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов  Балтач һәм Кукмара  муниципаль районнарында  булып кайтты. Аның  максаты   –  кыр эшләре  белән танышу  иде. 

Балтач муниципаль районы кырлары  өстеннән  очып  узганнан  соң,  министр хуҗалыклар  җитәкчеләре һәм авыл  җирлекләре  башлыклары  белән очрашты. 

Очрашу  барышында  уңыш  булдыру, районда  терлекчелек  тармагын  үстерү мәсьәләләре хакында  сөйләштеләр. 

5 июньгә районның  авыл хуҗалыгы оешмаларында   чәчүлекләрне чүпләнүгә каршы  эшкәртү   5,3 мең  га мәйданда  башкарылган, корткычларга  каршы –   1,4 мең  га, авыруларга  каршы   –   0,8 мең га мәйданда.

Марат Әхмәтов эшләрнең  оештырылуын  уңай  бәяләде.  «Үсемлекчелек  буенча  искәрмәләр юк, –диде  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  башлыгы.  – Шул ук  вакытта район аграрчыларының     терлекчелек  продукциясен җитештерү буенча  да  резервлары  бар. Һәр хуҗалык  җитәкчесе үз күрсәткечләрен  тикшерергә һәм алга  таба  үсеш  юлларын  билгеләргә тиеш».

Очрашу  ахырында  Марат Әхмәтов   авыл хуҗалыгы оешмалары  җитәкчеләренең һәм белгечләренең  сорауларына  җаваплар  бирде, сорауларның  күпчелеге дәүләт ярдәме  чараларын  гамәлгә ашыруга  кагылышлы  иде.

Кукмара  муниципаль районында  министр шулай  ук  АПК оешмалары  җитәкчеләре  һәм авыл  җирлекләре  башлыклары  белән очрашты.  Очрашу  “Яңа  тормыш”  («Новая жизнь») хуҗалыгы  басуында  узды.

«Татарстанда  чәчү  кампаниясе уңышлы  тәмамланды.  Хәзер аграрчылар  алдында  тора  торган  төп бурычларның  берсе  –   авыл хуҗалыгы   культуралары чәчүлекләрен  карау һәм терлек азыгы  әзерләү», – дип ассызыклады  Марат Әхмәтов.

Министр райондагы кече хуҗалыкларның торышы  белән кызыксынды һәм хуҗалыклар  җитәкчеләренең сорауларына җаваплар  бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International