Татарстан Республикасы Әлмәт районында иң яхшы сабанчыларны, машина белән сыер саву операторларын һәм эре мөгезле терлекләр үрчетү технологларын ачыкладылар

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының «Чулпан» ҖЧҖ базасында машина  белән сыер саву  операторлары,  эре мөгезле терлекләр   үрчетү технологлары һәм механизаторлар  арасында    һөнәри осталык  конкурсы  узды.

Ярышларда  катнашучыларны  район башлыгы  Айрат Хәйруллин сәламләде.  «Мин сезнең тырыш хезмәтегез өчен   бик  рәхмәтле.   Безнең  механизаторлар тырышлыгы  белән омул уңышка нигез  салынды.   43 мең  гектар мәйданда  эш башкарылды, – диде ул. – Район терлекчелек  буенча да   үз күрсәткечләрен  яхшыртты. Бүген   авыл хуҗалыгы  оешмаларында   түлеккә  58 тонна сөт  җитештерелә  (2017 елга карата  119%). Бу күрсәткечләрдә сыер савучыларның,   терлек үрчетү буенча  технологларның, терлекчеләрнең һәм бозау  караучыларның  өлеше гаять зур».

Ярышларда    16 механизатор, 20 машина  белән сыер саву  аператоры  һәм 11 эре мөгезле терлекләр   үрчетү технологлары  катнашты. Конкурс башында  анда  катнашучылар    теоретик сорауларга  җаваплар  бирделәр. Практик  өлештә сыер савучылар  саву  аппаратларын  сүтеп җыйдылар, сыер саву буенча    биремнәр эшләделәр,   эре мөгезле терлекләр   үрчетү технологлары ясалма орлыкландыру  буенча  үз күнекмәләрен  күрсәттеләр, ә  механизаторлар –  туфрак эшкәртү буенча.

Машина белән сыер саву    операторлары  арасында  беренче урынны «Чулпан» ҖЧҖеннән  Лениза Мостафина алды, эре мөгезле терлекләр   үрчетү технологлары арасында  – «Ярыш” ҖЧҖеннән Ирек Муллаянов  беренче  урында. Сабанчылар  конкурсында  “Ярыш” ҖЧҖеннән Андрей Барсуков иң яхшы дип  танылды.  Авыл хуҗалыгы  техникасын   иң яхшы  әзерләүчеләр арасындагы  ярышта  «Союз-Агро» ҖЧҖеннән   Вячеслав Кузнецов җиңүче  дип танылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International