«Татарстанда кыр көне – 2018» күргәзмәсе кысаларында органик авыл хуҗалыгын үстерү перспективалары һәм проблемалары турында фикер алышу булачак

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

2018 елның  28 – 29 июнендә    Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында  «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә кырларында   «Татарстанда кыр көне – 2018» кыр форматы   күргәзмәсе узачак.  Аның  кысаларында  28   июньдә   «Органик   авыл хуҗалыгының  актуаль   проблемалары» темасына  түгәрәк  өстәл булачак.

Утырышта органик  авыл хуҗалыгын үстерү перспективаларына һәм органик  продукция  базарын булдыруга   бәйле  киң даирә мәсьәләләр  турында  фикер  алышу планлаштырыла.  Чараны  ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм  «Органика» укыту-җитештерү  үзәге  оештыра. 

Түгәрәк  өстәл түбәндәге  адрес буенча  уза: Татарстан Республикасының  Лаеш   муниципаль районы,  Олы Кабан авылы,  «РФА Казан фәнни үзәге»   Татарстан   авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кырларында   (конференц-зал №1) узачак. Чара  13:00  сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International