Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Урганча авылыннан КФХ башлыгы Марат Садыйков быел “2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча конкурста җиҗүчеләрнең берсе булды. “Проектның юнәлеше – 100 баш сыерга ферма. Эш барышында без кул хезмәтен автоматикага алыштырырга тырышабыз, шуңа күрә грант акчаларына СРК-16В азык ваклагыч-тараткычы алырга уйлыйбыз, – дип сөйләде Марат Садыйков. – Бу акчаларны шулай ук үзйөрешле Е-403 чапкычы, җыю-пресслау агрегаты һәм КСК ургычы сатып алырга тотачакбыз. Болар барысы да терлекләр өчен азыкны вакытында һәм тиз әзерләргә мөмкинлек бирәчәк. Үзйөрешле Е-403 чапкычы хуҗалыкка июнь азагына ук кайтачак”.
Бүгенге көндә КФХда 300 баштан артык эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 80 савым сыеры. Һәркөнне 1,2 тоннадан артык сөт савыла. «Терлекчелек бинасында урыннар җитәрлек, азык әзерлибез. Терлекләр санын арттыру буенча эш алып барырга кирәк», – дип, йомгаклады сүзләрен Марат Садыйков.