Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Тукай, Минзәлә һәм Актаныш муниципаль районнарында кыр эшләренең барышы белән танышып кайтты.
Тукай муниципаль районы кырлары өстеннән очып узганнан соң, министр Останклво авылы янында хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
«Чәчү тшәмамланды, хәзер уңыш булдыру мәсьәләләрен кайгыртуга игътибар бирү таләп ителә, – дип ассызыклады Марат Әхмәтов. – Кайбар районнар терлек азыгы әзерләүгә керештеләр».
Министрга 6 июньгә авыл хуҗалыгы оешмаларында чәчүлекләрне чүпләнүгә, корткычларга, авыруларга каршы эшкәртүнең торышы турында сөйләделәр. Чүпләнүгә каршы 14,1 мең га чәчүлек җирләре эшкәртелгән. Корткычларга һәм авыруларга каршы – 5,8 мең га.
Очрашу барышында шулай ук сөт җитештерү, ягулыкка бәяләр һәм башкалар турында сөйләштеләр.
Минзәлә муниципаль районында хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу «Калмурзино» ҖЧҖ кырында узды.
Марат Әхмәтов дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, машина-трактор паркын яңарту турында сөйләде, шулай ук «Заиковский» ҖЧҖендә, «Минзәлә таңнары» агрофирмасы” ҖЧҖендә, «Дәүләтов Н.Г.”, «Заһиев И.Г.», «Илнур» һәм башкалардагы эшләрнең торышы белән кызыксынды.
Район башлыгы Айдар Сәлахов ече хуҗалыкларның үсеше турында сөйләде. Аның әйтүенчә, терлекләр саны Югары Тәкермән, Натартлы-Көчек авыл җирлекләрендә арткан.
Азакта министр авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә игътибар итәргә өндәде.
Актаныш муниципаль районында Марат Әхмәтов АПК оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
«Гадәттәгечә, Актаныш районы иген культурасын игүнең югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып тора. Көзге культураларның чыгышы һәркайда бик яхшы, куе», – диде министр.
Актаныш муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов, районның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында бу көннәрдә тәүлеккә 168 тонна сөт саудылар, диде. «Без бу күрсәткечне әкренләп 200 тоннага җитерү бурычын куябыз», – диде ул.
Очрашу азагында Марат Әхмәтов район игенчеләренә мул уңыш җыеп алуларын һәм алга таба зур уңышларга ирешүләрен теләде.