Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Әгерҗе муниципаль районында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров йөрделәр.
14 майдан 16 майга кадәр Мәскәүдә ВДНХада 75 нче павильонда «Фермер тормышы 2019» салоны узачак. Салонга килүчеләр өчен барлык көннәрдә дә күргәзмә һәм ярминкә эшлиячәк. Чараны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты оештыра.
13 майда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының (ТатНИИСХ) тәҗрибә кырларында булды. Министр белән бергә аның урынбасары Илдус Габдрахманов, Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге җитәкчесе Марсель Таһиров, шулай ук башка җаваплы затлар йөрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, 2019-2020 елларда интервенция ашлыгын дәүләт сатып алуларын уздыру турында карар кабул ителгән очракта, 2019 ел уңышы ашлыгына минималь бәяләрнең иң чик күләмнәре раслану турында хәбәр итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бу хакта тиешле карары 2019 елның 18 маеннан үз көченә керә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, куллану төргәгендәге сөт, йогуртлар, кефир һәм сырларның кайбер төрләре 2019 елның 1 ноябреннән "Меркурий" электрон ветеринария сертификациясе системасына кертелә, ә сөт продукциясенең бер өлеше системага 1 июльдән керә. Бу хакта хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгында әйтелә.
Узган атнада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «ЭкоНива» агрохолдингы генераль директоры Штефан Дюрр, «Северная Нива Татарстан» ярдәмче компаниясе директоры Петр Дубянский һәм Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров катнашында сөтчелек фермасы төзелешенә беренче кирпечне салдылар.
11 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Теләче районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде.
11 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Балык Бистәсе районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде.
11 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Питрәч районында булды. Рөстәм Миңнеханов белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кәшапов йөрделәр.
Татарстан Республикасында 11 майга 1247 мең га, ягъни фараздан 72% мәйдан чәчелгән. Чәчү актив стадиядә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә көнне узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.