Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Балык Бистәсе районында чәчүнең торышы белән танышты

2019 елның 11 мае, шимбә

11  майда  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  Татарстанның  Балык  Бистәсе  районында  язгы  кыр  эшләренең  барышы  белән  танышты.  Аның  белән  бергә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов йөрде.    

Хуҗалыклар  җитәкчеләре,    инвесторлар  һәм  авыл  җирлекләре  башлыклары  белән  очрашу  «Кулон-Агро» терлекчелек  комплексы  янында  узды.    Район башлыгы    Илдар Таҗетдинов  кырлардагы  эшнең  барышы  белән  таныштырды,  чәчү барлык  мәйданның   76%ында  башкарылган.   Аграрийлар  чәчүне  15-16 майга  төгәлләргә уйлыйлар.   Уналты  хуҗалык  чәчүне  төгәлләгәннәр дә  инде.   Көзге  культуралар  13 мең  гектарда  чәчелгән булган,    шуннан  2,1 мең   га мәйданга   зыян килгән.   Агымдагы  елда  булачак уңыш  өчен   минераль ашламалар  бер гектарга  50  кг  кертелгән.   Бүген  район  хуҗалыкларында  тәүлеккә  50 тонна  сөт  җитештерелә.  

Марат  Әхмәтов,  үсемлекчелекне һәм терлекчелекне  үстерү  күрсәткечләрен  арттыру  өчен  районның   мөмкинлекләре  җитәрлек,  дип  билгеләп  үтте.     Балык Бистәсе  агротехника  техникумы җитәкчесе    Татарстан  Президентына  уку бинасына  ремонт ясауда  булышуны  сорап мөрәҗәгать  итте.   Рөстәм Миңнеханов  2020  елда – ТАССРның  100 еллыгын  бәйрәм  итү  кысаларында   белем  бирү  учреждениесенә  ремонт  ясау  мөмкинлеген  карарга  тәкъдим  итте.  

Аннары  Татарстан  Республикасы  Президенты  «Кулон-Агро» терлекчелек  комплексының  эше  белән  танышты. Бүген  биредә      1,5 мең баш  эре  мөгезле  терлек, шул  исәптән   683 сыер  бар.  Аларның  һәркайсы  тәүлеккә     21,5 литр  сөт  бирә. 

Комплекста  автомат  рәвештә  төркемләп  саву  системасы һәм азык  салуның  механикалаштырылган  технологиясе  эшли.   Киләчәктә  терлекләр  санын     2,4 мең  башка  җиткерү планлаштырыла,  шуннан  1 мең  башы  -  саваым сыерлары.    Еллык  сөт  җитештерүне  7 мең  тоннага  кадәр  җиткерү  күздә  тотыла.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International