Татарстанның Бөгелмә районында 3550 башка исәпләнгән сөтчелек фермасы төзелешенә беренче кирпечне салдылар

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Узган  атнада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов,   «ЭкоНива» агрохолдингы  генераль директоры  Штефан Дюрр,   «Северная Нива Татарстан»  ярдәмче  компаниясе  директоры Петр  Дубянский һәм Бөгелмә  районы  башлыгы   Линар  Закиров  катнашында  сөтчелек  фермасы төзелешенә  беренче  кирпечне  салдылар.   

 Сөтчелек  комплексы  проекты  13 мең баш  савым сыерга исәпләнгән  өч  ферма төзүне  күздә  тота.    Өч  фермадан  тәүлеклек  савым   345 тонна  булыр  дип  көтелә,  ә   «ЭкоНива» агрохолдингы  республикада  эшкәртелмәгән сөт  җитештерүчеләрнең  иң  зурысы  булачак. 

 Район җитәкчесе, бу  проектны гамәлгә ашыруда  заманча комплекслы  һәм системалы  алымнар  куланылачак,  дип  сөйләде.    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы,  үз  чиратында,  булачак проект  республиканың  аграр  секторын  үстерү  өчен  бик  мөһим,  дип  ассызыклады.  

«Бу эре    инвестиция  проектын  гамәлгә ашыру  Татарстан  Республикасына     Россиядә   аның статусын ныгытырга  ярдәм  итәчәк.    Әмма иң  мөһиме    – бөгелмәлеләр  өчен  яңа  эш  урыннары була.  Комплекс Татарстанның   бөтен көньяк-көнчыгышын  үстерү өчен  төп  нокта  булачак», – диде  Марат  Әхмәтов. 

Тантаналы  вакыйгада  катнашучылар  киләчәк  буын  өчен  текст  язылган  капсуланы  булачак  ферма нигезенә  салып  калдырдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International