Татарстан Президенты Теләче кырларында чәчүнең барышы белән танышты

2019 елның 11 мае, шимбә

11 майда  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  Татарстанның  Теләче   районында  язгы  кыр  эшләренең  барышы  белән  танышты.  Аның  белән  бергә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов йөрде.

Теләче  муниципаль районы  башлыгы   Илдус Зарипов авыл  хуҗалыгы җитештерүенең  җитештерү һәм икътисадый күрсәткечләре  белән  таныштырды.   Районның  авыл  хуҗалыгы  җирләре   -   58,1 мең  га, чәчүлек  мәйданы  – 48,7 мең  га. 2019 елның  1  апреленә  еллык  уртача  хезмәткәрләр  саны    – 906 кеше.   2019 елның  1 апреленә акчалата  керем   – 189,6 млн. сум. Быел көтелә  торган  уңыш  -  25,9 ц/га.

Теләче  муниципаль районында  2019 елда  бөртекле  һәм кузаклы  культуралар  чәчүлек  мәйданнары  структурасында   24,1 мең  га тәшкил  итә, азык  культуралары  – 17,3 мең  га, бәрәңге – 48 га.   Минераль  ашламалар  кертү  динамикасы:    2019 елда  – бер гектарга  35,6 кг,    2018  елда  – 34,6 кг.   

Теләче  муниципаль районы  башлыгы Илдус Зарипов Татарстан  Республикасы  Президенты   сорауларына җавабында    районда  чәчү кампаниясе  буенча  проблемалар  булмавын  әйтте,  чәчүне  билгеләнгән срокларда  төгәллибиз,  диде.  

Рөстәм Миңнеханов “Игенче” ҖЧҖенең  Теләче  авыл  янындагы  күпьеллык   үсемлекләр  кырында   хуҗалыклар  җитәкчеләре,     инвесторлар  һәм авыл  җирлекләре  башлыклары  белән  очрашты.  

Татарстан Президенты  булганда,  аеруча  тырышлык  күрсәткән   механизаторларга Теләче  җитәкчелеге  исеменнән   кызыксындыру  грамоталары тапшырылды.  

Рөстәм Миңнеханов шулай  ук  май  җитештерү  заводында    (инвесторы -     «Нәүрүз» СХППК) булды. Завод бу  елның  яз башында  файдалануга  тапшырылган. Инвестицияләр  күләме   - 115 млн. сум. 

Беренче этапта  җитештерү  куәте:  сменага   8 тонна сыр һәм   1,5 тонна   ак май  җитештерелә; сөт  бер  сменага   50 тонналап  эшкәртелә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International