Сөт тармагын үстерү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлеше булып санала. Татарстан сөт сату күләмнәре буенча Россия төбәкләре арасында ышынычлы алда бара.
2 июльдә модернизацияләүнең беренче этабыннан соң Казан сөт комбинаты («КОМОС ГРУПП» агрохолдинг составына керә) ачыла. Бу Казан шәһәренә һәм республикага халыкны тагын да тулырак үзебезнең сөт продукциясе белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Беренче этапта гомуми инвестицияләр күләме 1,6 млрд сум булды. Модернизацияләү комбинатның җитештерү куәтен тәүлеккә 500 тоннага кадәр арттырырга ярдәм итте. Холдинг составына кергәнче 2017 елның 2 июленә кадәр комбинат бөлгенлек хәлендә һәм ул эшләми иде.
Комбинатны модернизацияләү буенча инвестиция проектын өч этапта гамәлгә ашыру планлаштырыла – 2017 – 2021 елларда, инвестицияләрнең гомуми күләме 3,5 млрд сум.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә предприятие тәүлеккә 1000 тоннага кадәр сөт җитештерәчәк һәм Россиядә иң эре сөт эшкәртү заводларының берсе булачак. Республика икътисады өчен бу 1000нән артык югары җитештерүчәнлекле эш урыннары; барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга салым кертемнәре артачак.
Реконструкцияләүнең беренче этабы барышында (2017 елның июле – 2019 елның июле) предприятиедә түбәндәге җитештерү объектлары капиталь реконструкцияләнде: тәүлеккә 1000 тоннага кадәр сөт кабул итү бүлекчәсе; аппарат бүлекчәсе, тәүлеклек куәте - 1000 тонна; әчетү бүлекчәсе; продукцияне ультрапастеризацияләү участогы, тәүлеклек куәте - 250 тоннага кадәр; ферментацияләү участогы, тәүлеклек - 200 тонна әчетелгән продукция; ПЭТ-шешәдә продукция әзерләү участогы, тәүлеклек куәте - 200 тонна; әзер продукция склады һәм ярдәмче материаллар өчен складлар; сөт ташу паркы яңартылды.
Предприятие дөньякүләм әйдәүче компанияләрнең - Тетра Пак (Швеция), Альфа Л Сервис (Швеция), ГЕА (Германия), Индекс 6 (Болгария), СоюзХимМаш, Протемол, Завод «Цвет» - заманча югары технологияле җайланмалар белән җиһазландырылган.
Проектны финанслау «Комос групп» агрохолдингының үз акчалары исәбенә дә, шулай ук коммерциячел банкларның (“Газпромбанк” АҖ һәм «Россельхозбанк» АҖ) ташламалы кредитлары исәбенә дә башкарыла. Предприятиене модернизацияләүнең 1 этабы буенча үз акчаларының өлеше 35% тәшкил итте, заем акчалары өлеше - 65%.
Массакүләм мәгълүмат чараларына булачак чарага аккредитация алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәтенә 28 июньгә кадәр электрон почта Press-mshp@yandex.ru адресына заявка җибәрергә кирәк.