Сергей Данкверт: Татарстан тәҗрибәсе тирән ихтирамга һәм аны таратуга лаек

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Россия  Федерациясе Ветеринария  һәм  фитосанитар  күзәтчелеге  буенча  федераль хезмәтнең 2019  елның 1 яртыеллыгы эшчәнлеге  йомгаклары  буенча   коллегиясе  узды.    

Утырыш Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелегенең (Россельхознадзор)  җитәкчесе Сергей Данкверт  рәислегендә  узды,  анда  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов,   Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары    Максим  Увайдов катнашты. Киңәшмәдә  шулай  ук     Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш  ветеринария  идарәсе  башлыгы    Алмаз Хисаметдинов, Россия  Федерациясе Ветеринария  һәм  фитосанитар  күзәтчелеге  буенча  федераль хезмәтнең Татарстан буенча  җитәкчесе   Нурислам Хәбипов һәм   Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелегенең башка    территориаль идарәләре  җитәкчеләре  катнашты. 

 «Без  бүген  Татарстан  Республикасы  Президенты   белән  Татарстанның   терлекчелеккә  һәм  ветеринария  хезмәтен  үстерүгә  ничек  итеп    инвестицияләр  кертүе  турында  сөйләштек.  Илнең  барлык  төбәкләренә  Татарстаннан  үрнәк  алырга  кирәк», - диде  Сергей Данкверт, чараны ачып.  Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелеге башлыгы шулай ук Татарстан тәҗрибәсе  тирән  ихтирамга  һәм  аны  таратуга  лаек,  дип  өстәде.  

 Марат  Әхмәтов хезмәтләр  эшендә  үзара  хезмәттәшлекнең  көйләнгән  булуы аеруча мөһим,  дип  раслады.     «Без  бер  зур  команда, - диде  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  урынбасары. – Татарстанның  агросәнәгать комплексына  саллы  кертемнәр  ясап,  без хезмәттәшләр  белән  аның  нәтиҗәсе,  авыл  хуҗалыгының  нәтиҗәлелеге    өчен  җаваплылык  тоябыз.  Әмма алда   бурычлар бар  әле,  ә  без  аларны  гамәлгә ашырырга  тырышабыз».

Очрашуда  федераль хезмәтнең 2019  елның 1 яртыеллыгы эшчәнлегенә  йомгаклар ясалды,  шулай  ук  электрон ветеринария   сертификациясе   перспективалары  турында  фикер  алыштылар.  

Искәртәбез, 2019 елның   1 июленнән бартлык  төр  терлекчелек  продукциясенә ветсертификатлар  тутыру   мәҗбүри булачак,  моңа  сөт  продуктларының  кайберләре  керми.   Эчә  торган  сөткә, әчетелгән  сөт  продукциясенә, туңдырмага ветеринария  сертификатлары   1 ноябрьдән  тутырыла  башлый.   Куертылган сөткә һәм  сөт  өстенә,  ак майга,  сырларга да  электрон документлар  тутыру  мәҗбүри  булачак,  диде  Сергей Данкверт,    ""Меркурий" федераль  дәүләт  мәгълүмат  системасы сөт  продукциясенә    электрон  документлар  тутыруга  тулысынча  әзер", - диде  ул.

  «Меркурий» федераль  дәүләт  мәгълүмат  системасыннан файдалануга  рөхсәтне     12 487 Татарстан предприятиесе  алды.     «Меркурий» белән  эшләүчеләр  арасында   - сөт  продукциясен  җитештерү  һәм  эшкәртү  белән  шөгыльләнүче  7 620 юридик  зат,   4 680 шәхси  эшкуар һәм   187 физик  зат.  196 предприятие  терлекчелек  продукциясен  эшкәртү  белән  шөгыльләнә: 62 – сөт  эшкәртү  буенча, 105 – ит һәм  29 – балык  эшкәртү  буенча.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International