22 июньнән 29 июньгә кадәр Мордовия Республикасының Горяйновка авылында Җир сөрү буенча Россиянең 8 нче ачык чемпионаты узачак. Чара Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Дәүләт Думасы һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе, Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе (АККОР) ярдәме белән оештырырылды. Ярышларны "Росагролизинг" АҖ һәм һәм Мордовия Республикасы Хөкүмәте оештыра. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнаша.
Чемпионатның төп призы өчен Россиянең 45 төбәгеннән иң яхшы 70 механизатор ярышачак. Бөтенроссия ярышларында беренче мәртәбә Карелия Республикасы, Сахалин, Кемерово һәм Иркутск өлкәләреннән вәкилләр үз көчләрен сыныйачаклар.
Чемпионат финалында җир сөрү, трактор йөртү осталыгы ("Трактор-шоу") буенча ярышлар булачак, шулай ук Мордовия Республикасының урта һөнәри уку йортлары укучылары арасында да җир сөрү, трактор йөртү осталыгы буенча ярышлар узачак.
Механизаторлар "Самэ Дойц-Фар Руссиа" ҖЧҖендә җитештерелгән, ике корпуслы Kverneland әйләнмәле спорт сабаны белән җиһазландырылган Agrolux 4.8 тракторларында ярышачаклар.
Татарстан Республикасы исеменнән Мамадыш районының крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Альберт Әкбәров барачак, ул – Җир сөрү буенча 7 нче ачык чемпионатның узган елны финалисты.
Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча Альберт Әкбәров, иң күп балларны җыеп, финалга чыкты.
Сайлап алу ярышларын бәяләүче бригада буразна тигезлеген, җир сөрү тизлеген һәм аның тирәнлеген бәяләде, тагын 20дән артык күрсәткеч буенча бәя бирде.
Ярышларның финал этабына шулай Мордовиядән, Башкортостаннан, Ленинград, Тверь, Иваново, Пенза, Орел һәм Волгоград өлкәләреннән, Ставрополь краеннан механизаторлар булачак.
Чемпионатта җиңүчеләр исемлеге финал ярышларыннан соң 2019 елның 29 июнендә игълан ителәчәк.
Чара кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бүген "Авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту: тәҗрибә, практика, перспективалар" темасы буенча пленар конференция уздыра, анда Идел буе федераль округы төбәкләренең урып-җыю эшләренә әзерләнү һәм АПК субъектларын техник модернизацияләү процессларының барышы турындагы мәсьәләләрне карау планлаштырыла.
Чемпионатның төп призы – 4 нче йөк классыннан тәгәрмәчле бердәнбер Кировец К-424 тракторы.
Финалга узмаган катнашучылар трактор йөртү осталыгына ("Трактор-шоу") ярышларда аерым призга үз көчләрен сыный алалар. Ярышларда җиңүч DEUTZ-FAHR компаниясенең тәгәрмәчле Agrolux 60 тракторын алачак.