Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәр атнада, авылда яшәүче һәм гади, әмма, шул ук вакытта, бик кирәкле һәм мөһим хезмәт белән шөгыльләнүче кешеләр турында яза. Шундыйларның берсе - Кайбыч районында "Алтын Нива" агрофирмасында сыер савучы булып эшләүче, өч бала анасы Татьяна Портнова.
«Татьяна Михайловна сыер савучы булып 14 ел эшли инде. Аның тырышлыгын, җаваплылыгын, әлбәттә, осталыгын билгеләп үтәргә кирәк, шуңа күрә дә аны сыер савучылар коллективы исеменнән конкурска җибәрдек», – диделәр агрофирма бүлекчәсендә. - Һәм ул аларның ышанычын аклады. Беренче урынны алмаса да, ул районда машина белән сыер саву буенча иң яхшы операторлар унлыгына керде.
«Фермада мин 7 ел эшлим, хайваннарны бик яратам. Сыер – ул изге нәрсә, аннан башка тормыш юк», – ди Татьяна. Әнисе Александра Куприянова да фермада 33 ел эшләгән һәм кызы кечкенәдән үк аның янына йөгерә торган булган, шул вакыт эчендә ул әнисенең эшен яратып та өлгерә һәм аны алыштырырлык булып өлгереп тә җитә.
Татьяна күпбалалы гаиләдә үсә, йортта эш җитәрлек була, иркәләнеп торып булмый, балаларның бишесе дә эшкә өйрәнеп үсәләр һәм әти-әниләренең эшен дә бәяли беләләр. Әнисенең җылы кулларыннан гел сөт исә килә кебек аңа – аның эше авылда иң яхшы һәм кирәкле эш. Аннары, соңга таба, Татьяна үзе дә гаиләсендә шундый җылы мөнәсәбәт тудыра ала. Аның ике кызы, олысына ун яшь, һәм сигез яшьлек улы мәхәббәттә һәм рәхәттә яшиләр, әниләренә булышалар, ә ул үзе аларның бала чагы бәхетле үтсен өчен бөтен нәрсәне эшли.
«Хәзер күп сөт вакыты җитте, ел ахырына югары күрсәткечләр булсын өчен савымны арттырырга кирәк, әмма монда әле көтүчеләрдән дә күп нәрсә тора. Алар терлекләрне ничек ашатсалар, савым да шундый була, - дип, үз фикерләре белән бүлеште әңгәмәдәшебез. – Сөт булса, югары хезмәт хакына да исәп тотарга була».
Эш ничек кенә катлаулы булмасын, ул Татьяна Михайловнага шатлык һәм канәгатьләнү китерә. Һөнәргә булган мәхәббәт барлык кыенлыкларны җиңә. Аның хезмәт нәтиҗәләре турында мондый факт сөйли - узган елның эш нәтиҗәләре буенча ул берничә мәртәбә грамоталар белән бүләкләнә, акчалата премияләр һәм кыйммәтле бүләкләр ала: плазмалы телевизор, ике кер юуу машинасы һәм башка бүләкләр. Бу елның да уңышлы булуына ышана ул.
Фермада эшләү, балалар тәрбияләү, әлбәттә, күп вакытны ала. Хуҗалык та буш түгел. Ире белән алар сыер, бозау, дуңгызлар, тавыклар асрыйлар. Гаиләгә яшелчә бакчасы да нык ярдәм итә. «Үзеңнеке тәмлерәк, тә, сыйфатлырак та, авыл халкы шундый тормыш рәвешенә ияләшкән инде», - дип сөйли Татьяна Портнова.