ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, авыл  тематикасы  буенча  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  ел  саен  оештырыла  торган  “Минем җирем  -  Россия” VI Бөтенроссия мәгълүмати-агарту  проектлары  конкурсында  катнашуга  заявкалар  кабул итү тәмамлануга ике  атнадан да  азрак калды,  дип  искәртә.    Ике  ай  эчендә  конкурска илебезнең  71  төбәгеннән     500дән артык  проект  алынган,  шул  исәптән  Татарстаннан  -  20.    

Татарстанда  «2019 елгы  уңышны  урып-җыйганда  хезмәтне  саклау нормаларын һәм   имин  җитештерү  таләпләрен  үтәү турында”гы  айлык  кысаларында  чаралар  комплексын гамәлгә ашыру  дәвам  итә.   


21
август, 2019 ел
чәршәмбе

Бу көннәрдә  көзге  чәчүгә керешкән хуҗалыклар  саны  арта  бара,  кайбер  муниципаль районнарда  көзге  чәчү  планлаштырылган  мәйданның  чирегендә   башкарылган  инде.   

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  урып-җыю  эшләренең барышы  белән  танышу  максатында  Татарстанның Питрәч, Балык  Бистәсе һәм Мамадыш  районнарында  булды.   

Искәртеп  узабыз,  конкурс  башлану  турында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  27  июльдә  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  игълан иткән  иде.  


20
август, 2019 ел
сишәмбе

Быелгы  ел  уңышының  язмышын кырларда   комбайнчылар гына  түгел,  ә    элеватор хезмәткәрләре  дә  хәл  итә.  яңгырлы  көннәрдән  соң  суктырылган  ашлык   дымлы  килә.  Аны  саклауга  салу  өчен  13% дымлылыкка  җиткереп  киптерергә кирәк.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы   “Һөнәри керемгә салым” махсус салым  режимын    куллануга  бәйле  мәсьәләләр,  шулай  ук  үзмәшгуль    гражданнарны  тикшерү мәсьәләләре  буенча  «Проверенный  бизнес» (http://provbiz.ru) Интернет-ресурсы  экспертларыннан  түләүсез  консультация  алырга    мөмкин  булуын  аңлата.   Түләүсез “кайнар линия” телефоны   - 8 800-222-37-22.

19 августта   Тукай  районында  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  буенча    зона  семинар-киңәшмәсе   узды. Семинарда       республиканың  14 районыннан  районнар  башлыклары, авыл  җирлекләре  башлыклары,   гаилә фермалары, авыл  хуҗалыгы   кооперативлары  җитәкчеләре, фермерлар  һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар тотучылар  катнашты. Бу елның  августында  фермерлар  белән  очрашу зона  киңәшмәләре  сериясендә  соңгысы булды.    Баштагы  өчесе   Теләче, Аксубай һәм    Зеленодольск  районнарында  узды.  Быел  семинарлар  кысаларында  яңа  эш башлаучы  фермерларга  һәм  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларына  грант  ярдәменең  яңа  проекты  - Агростартап гамәлгә кертелде. Моннан  тыш,  «Кулланма биотехнология – авыл  хуҗалыгына» халыкара  фәнни-җитештерү кластерын булдыру  турында  меморандум имзаланды.    


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

23 августтан   26 августка кадәр Башкортостан  Республикасында  машина белән  сыер  саву  операторлары  арасында  һөнәре  буенча  иң яхшы   исемгә     ХХVII Бөтенроссяи   конкурсы  узачак.    

17 августта   Сарман районында уракның өченче  бишкөнлегендә  җиңүчеләрне  бүләкләделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International