ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен ел саен үткәрелә торган «Минем җирем – Россия» иҗади конкурсын уздыру турында игълан итте. Гамәлгә кертелгән 2014 елдан башлап, илебезнең барлык төбәкләреннән конкурс аша Россия авылын популярлаштыруга һәм аның актуаль проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән 15 меңнән артык мәгълүмати проект узды. Аларның йөзләгәне акчалата премияләргә лаек булды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә,  авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр элек алынган ташламалы кыска сроклы кредитны бер елга озайта алачак, аның срогы 2020 елда чыга. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко сүзләренә караганда, бу коронавирус таралу фонында тармакка ярдәм итү чараларының берсе булачак.

Чистай районы хуҗалыкларында техниканың урып-җыюга әзерлеген тикшерделәр.


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университетында агросәнәгать секторында яшь белгечләрне беркетү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ачык һавада оештырылган Казан аграр университетының икътисад институтын тәмамлаучылар белән очрашу узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының «Республика үзәгеннән талантлар: яшьләр/проектлар/тарихлар» проекты старт алуы турында хәбәр итә. Аның кысаларында без агросәнәгать тармагында үз урынын тапкан яшь кешеләр, авылда эшләү турында сөйләячәкбез.


13
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркы базасында аграр университетның кыр тәҗрибәсен һәм орлыкчылык кишрлекләрен презентацияләү булды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов, Казан аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм башка кызыксынучы затлар катнашты.

Узган атнада Алексеевск районында «Иң яхшы сабанчы» конкурсы узды. Чарада район башлыгы Сергей Демидов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Газинур Мусин, Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты директоры Сергей Яхин, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Хәләл» авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау буенча эшче төркем киңәшмәсе узды, анда хәләл продукция экспорты буенча РАЦИН АҖ проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, Республика агросәнәгать инвестицияләр һәм инновацияләр үзәгенең (РАЦИН) әйдәп баручы белгечләре, «Агротрейд» ТК җитәкчесе Александр Туржанский һәм «Хәләл» халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге генераль директоры Айдар Газизов катнашты.


11
июль, 2020 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасының терлекчелек тармагы эше йомгаклары турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International